Иң мөһиме – күңелең белән яшь калу!

2022 елның 7 октябре, җомга

2022 елның 7 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә экскурсия оештырды.

Чарада катнашу өчен озак еллар дәвамында республика ведомствосында эшләгән төзелеш тармагы ветераннары чакырылган иде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә җылы шартларда К.Г. Иванова, Г.Н. Исаева, Л.М. Осипова, М.Н. Фалова, Р.Ф. Фасыйкова, З.Ш. Хөсәенова очраштылар. Аларны ТР ДТК инспекциясе Аппараты хезмәткәрләре озатып йөрде.

Дәүләт Эрмитажы тупланмасына караган күргәзмәгә барудан иң якты тәэсирләр калды. Экскурсантлар XVII гасыр Фландрия осталарының рәсем, графика һәм декоратив-кулланма сәнгать әйберләре белән таныштылар.

Экскурсия тәмамлангач, Кремлёвская урамындагы «Түбәтәй» ресторанында тәмле камыр ризыклары белән чәй мәҗлесе булды. Лаеклы ялда булган өлкән кешеләрнең чәй өстәле артында очрашуы һәрвакыт уңайлы атмосферада уза. Хатын-кызлар үзара актив аралаштылар, тәм-томнарны мактадылар, хезмәт эшчәнлеген, элекке хезмәттәшләрен һәм дусларын искә төшерделәр.

Алар үз ведомстволарына чараны оештырган өчен, очрашырга һәм гомуми үткәннәрне искә төшерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Өлкәннәр көне бөтен җәмгыять өчен бик мөһим. 1991 елдан ул халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Сүз уңаенда, дата – 1 октябрь – очраклы гына сайланмаган. Картлык – гомернең алтын чоры дигән фикер яшәп килә. Билгеле булганча, көз дә алтын чор дип атала, шуңа күрә көзге сезонның иң кызган вакытында өлкән буынга махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган.

Һәркайсыбыз өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген белә. Һәрвакытта да шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – күңелең белән яшь калу!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International