«Синергия» индустриаль-технологик паркының 22 нче корпусында йомгаклау тикшерүе уза

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бу көннәрдә «Синергия» индустриаль-технологик паркы. №22 корпус. Грабин» объектында күчмә йомгаклау тикшерүе бара, ул Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районындагы «Алабуга»  махсус икътисадый зонасында урнашкан. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелешнең 2 нче этабы тикшерелә.

Тикшерү фокусында – гомуми мәйданы 1384,32 кв. метр булган ике катлы административ-көнкүреш корпусы (АБК).

«Синергия» индустриаль-технологик паркының 22 нче корпусын төзүче – «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ. Проектлаучы һәм генераль подрядчы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Хәзер объект әзерлек стадиясендә. Белгечләр башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең барышын проект документациясе һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килүен тикшерә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә үтемле шартлар тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше дә тикшерелә.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, капиталь төзелеш объектына һәм төзелеш этабы буенча проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның августында әлеге объектны төзүнең 1 нче һәм 3 нче этапларына йомгаклау тикшерүе уздырылган иде. Ноябрь ахырында ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы планнарында – 22 нче корпус төзелешенең 4 нче этабын тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International