Россиядә Гражданнар оборонасы көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
Гражданнар оборонасы – илнең оборона төзелешенең һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү компоненты һәм дәүләтнең иң мөһим функцияләренең берсен башкара. 1932 елның 4 октябрендә Хөкүмәт карары белән СССР җирле һава сугышына каршы оборонаның гомумсоюз системасы (МПВО) төзелә һәм аның турында нигезләмә раслана.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт сатып алулары, мобилизация эшләре һәм гражданнар оборонасы секторында сектор мөдире Ольга Вячеславовна Радыш һәм әйдәп баручы белгеч Олег Юрьевич Гагарин эшли.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Коллективта җылы атмосфера тудыруга һәркем үз өлешен кертсен иде. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, яхшылык һәм иминлек телибез!