Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт адресы буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инсекциясе тарафыннан күчмә тикшерү алып барыла.
Реконструкция объекты – Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясен урнаштыру өчен административ бина тикшерелә.
Өч катлы бинаны реконструкцияләү 2018 елның сентябрендә башланган. Аның гомуми мәйданы – 1557,57 кв. метр.
ОБъектны төзетүче – Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Казаньсоюзстрой» ҖЧҖ.
Проектчы – «ДоминантПроект» ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, ведомство гражданлык төзелеше объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешәчәк.