Юбилеегыз белән, Ольга Вячеславовна!

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

27 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясенең дәүләткә сатып алу, мобилизацияле эш һәм гражданнар оборонасы секторы мөдире Ольга Вячеславовна Радыш үзенең 50 еллыгын билгеләп үтә.

Хөрмәтле Ольга Вячеславовна!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз! Алтын 50 еллык – горурлык, шатлык, зур бәйрәм, яңа үрләр, изге теләкләр, күңелле сүзләр өчен сәбәп.

Тормышыгыз гөрләп, энергиягез ташып торсын, якын кешеләрегез кадерләп, кайгыртып торсыннар, тынычлык, матурлык, гүзәллек янәшә булып, елмаю һәм күңелле хәбәрләр китереп торсыннар, ә илле яшегезне тутырган ел сюрпризларга, тәэсирләргә һәм мәхәббәткә юмарт булсын!

Юбилеегыз белән Сезне!

Татарстан Республикасының

Дәүләт төзелеш күзәтүчелеге

инспекциясе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International