2022 елның 22 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов Буа шәһәре, Роза Люксембург урамы, 66 йорт адресы буенча урнашкан М.М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары өчен «Цифр дәресе» уздырды.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе спикерын уку йортының 84 укучысы тыңлады. Чарада катнашучылар арасында алтынчы һәм сигезенче сыйныф укучылары да бар иде.
Линар Фатыйхов «Цифр дәресе»ндә «Пилотсыз автомобиль технологияләре» темасына чыгыш ясады. «Якын киләчәк елларда кешелекне җитди транспорт революциясе көтә: кеше белән идарә итүче автомобильләр үткәндә калачак, ә алар урынына юлларга пилотсыз автомобильләр киләчәк. Тагын да яхшырак автоматик йөртү системалары барлыкка киләчәк, чөнки бүген берничә эре компания бу юнәлеш буенча эшләнмәләр белән шөгыльләнә», – дип билгеләп үтте ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.
https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3380932.pdf