2022 елның 23 сентябрендә, ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар башлану көнендә, Казанның Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясе узды.
Аның инициаторлары буларак Татарстан Республикасының иҗтимагый һәм патриотик оешмалары чыгыш ясады, оештыручысы – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Акция катнашучыларны ватандашларыбызга, РФ Президенты һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре карарларына теләктәшлек күрсәтергә теләүдә берләштерде. Аңа ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды.