2001 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге турында» 688 номерлы карары белән, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге органнарының хокукый оешу корылышын камилләштерү, биналарның һәм корылмаларның төзелеш сыйфатына күзәтчелекне көчәйтү, биналарның һәм корылмаларның ныклыгын, файдаланудагы ышанычлылык дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелә.
2006 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе турында»гы ПУ-505 номерлы Указы чыга, аның нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе РФ Шәһәр төзелеше кодексында каралган Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мөстәкыйль органы – Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе итеп үзгәртелә. Әлеге Указны үтәү йөзеннән, ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 12 ноябрендәге «Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәсьәләләре» дигән 622 номерлы карары белән расланган Инспекция турында нигезләмә эшләнә. Шуннан бирле Инспекция үз эшчәнлеген яңа статуста башкара.
ТР ДТК инспекциясе эшчәнлегендә төп юнәлеш – шәһәр төзелеше законнары таләпләре үтәлешен, төзелә торган биналарның һәм корылмаларның файдаланудагы ышанычлылык дәрәҗәсен тәэмин итү өлкәсендә төзелеш эшчәнлеген җайга сала торган мәҗбүри нормаларның һәм кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтү. Шул ук вакытта өстенлекле илкүләм проектлар буенча төзелә торган социаль-әһәмиятле объектларга, кешеләр күпләп йөри торган объектларга, республика бюджетыннан финанслана торган объектларга аерым игътибар бирелә.
► Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе системасының барлыкка килүе турында тарихи белешмә:
https://gsn.tatarstan.ru/istoricheskaya-spravka.htm