Бу сентябрь көннәрендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстанның Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлегендә Көек авылыннан төньяк-көнбатышта урнашкан яңа торак йортка тикшерү уздырыла.
«Яшьлек» микрорайонында 26 нчы номерлы 4 катлы йортның 2 нче чиратын төзү тикшерелә. Объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. Йортта гомуми 2045,10 кв. м мәйданлы 45 фатир бар.
Төзүче һәм генподрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.