ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Минзәлә муниципаль районы, Хуҗәмәт авыл җирлеге адресы «Идел» М-7 автомобиль юлының 1085 чакрымында урнашкан «Экватор» автомобильгә газ салу станциясе төзелешенә комплекслы тикшерү оештырылды.
Юл буе төзелеше объектын төзүче – ШЭ Шәрипов Таһирҗан Кашфи улы.
Техник заказ бирүче – «ПФ «Камстройинвест» ҖЧҖ.
Подрядчылар – «Арпи» ҖЧҖ, «Алфэст» ҖЧҖ, «Вольта Газ» ҖЧҖ, «Гарант Инжиниринг» ҖЧҖ.
Генераль проектчы – «Волгопромпроект» ҖЧҖ.
2022 елның 26 сентябреннән 7 октябренә кадәр АГС йомгаклау тикшерүе планлаштырылган, ул хәзерге вакытта югары әзерлек дәрәҗәсендә. Чара нәтиҗәләре буенча, бозулар ачыкланмаса, объект проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алачак.