Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.

ТР ДТК инспекциясенә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркеме буенча конкурс нигезендә түбәндәге белгечләр кирәк:

- Хокук эше һәм өлешле төзелешкә контрольлек идарәсенә;

- Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль органга; 

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органга (Чаллы шәһәре);

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнчыгыш территориаль органга (Түбән Кама шәһәре);

- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Көнбатыш территориаль органга (Зеленодольск шәһәре).

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган: http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашу өчен документлар 2022 елның 26 сентябренә кадәр Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9 йорт, 36 нчы кабинет, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон: (843) 237-97-10 (эчке 11-13).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International