ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Биектау муниципаль районының «Атмосфера» торак комплексында хуҗалык-көнкүреш канализация чистарту корылмаларын төзүнең 1 этабына тикшерү бара.
Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2022 елның апрелендә башлана. Сентябрь башыннан биредә эчке җиһазлар урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. Аның җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 2000 куб. м. (сәгатенә 150 куб. м).
Төзүче – «УнистройДом-1» МТ» ҖЧҖ. Подрядчы һәм проектлаучы – «ИК Софит» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.
Соңгы тикшерү тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.