2022 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыдагы 2/10 номерлы яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен бирде (төзелешнең 3 этабы).
Объект шәһәрнең 63 нче микрорайонында Яшьлек проспекты буенча урнашкан. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды, ул уңай төгәлләнде.
Тышкы инженерлык челтәрләре булган 11 катлы йорт төзелеше 2020 елның апрелендә башланган булган. Бина белән җир асты өлеше субайлы фундаменттан тора. Аның мәйданы – 11198,80 кв. м. Түбә тибы – яссы. Йортта гомуми 8338 кв. м мәйданлы 120 фатир бар.
Төзүче – «Комфортное жильё 1» МТ ТТК ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.