Түбән Камада 49 нчы микрорайон киңәя

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Түбән Каманың 49 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган 21 нче номерлы яңа күпфатирлы йортны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уңай төгәлләнде. II технологик этап тикшерелде.

Инвестор-төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Капиталь төзелеш объекты «Социаль ипотека» республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

10 катлы  № 21 торак йорт төзелеше 2021 елның декабрендә башланган. Аның гомуми мәйданы 12335,80 кв. м. тәшкил итә. Анда 10225,50 кв. м. мәйданлы 169 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер. Бу исә якын арада 169 гаилә өй туен билгеләп, үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз. 

Торак йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Аңа проект документлары таләпләренә туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International