ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Чаллыдагы яңа торак йортны тикшерүгә алындылар.
21 катлы торак төзелешенең «Б» блогы тикшерелергә тиеш, аңа торак булмаган биналар терәп төзелгән, ул Шамил Усманов урамы буенча шәһәрнең 33 микрорайонында урнашкан.
Йортта гомуми 9815 кв. м мәйданлы 219 фатир бар.
Бинаның үз мәйданы – 16090,30 кв. м.
Объект төзелеше 2019 елның июненнән башлана. Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Авангард-Ч» ҖЧҖ. Ген. проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Генподрядчы – «СтройКомплект-М» ҖЧҖ.
Соңгы тикшерү тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаган очракта, капиталь төзелеш объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.