2022 елның 13 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау районындагы ике яңа йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Шушы көннәрдә «Атмосфера» торак комплексы территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды. Төзелешнең беренче чиратының 1.1 һәм 1.2 номерлы торак йортлары тикшерелде.
Объектлар төзелеше 2021 елның мартында башлана. Ике торак йорт та сигез катлы. Гомуми мәйданы 2717 кв. м булган 1.1 номерлы йортта 145 фатир бар, гомуми мәйданы 13386 кв. м булган 1.2 номерлы йортта – 324 фатир. Хәзерге вакытта алар файдалануга тапшыру өчен әзер.
Төзүче – «УнистройДом-1» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Ген. подрядчы – «Камстрой» ҖЧҖ. Подрядчы – «Копер» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Аркитект бай Устрой» архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ.