Татарстанда еллык планның 90% артыгы күләмендә торак төзелгән

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда торак тапшыру күләмнәре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Республикада 2,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91% тәшкил итә. Индивидуаль төзелеш планы 104% үтәлгән, коммерцияле төзелештә еллык күрсәткечләр үтәлеше 70% дип бәяләнә.

Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында 5 белем йортының 3се эштә кала. 52 ФАП төзелешендә сәламәтлек саклау линиясе буенча төзү-монтаж эшләрен башкару 98% тәшкил итә. Эштә 15 объект кала. Тагын 7 объект буенча эшләр 57% дип бәяләнә.

Бу елда барлык 8 мәдәният объекты да федераль программаларга керә. «Мәдәният» илкүләм проектына кертелгән 7 объектның 5се эштә кала. ТМЭ 48% дәрәҗәсендә үтәлгән. Спорт объектларыннан эштә 6 ябык футбол мәйданчыгының 4е кала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауны һәм кирәкле документларны әзерләүне вакытында тәэмин итәргә кушты.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International