Чернышевкадагы «Тамчы» («Капля») балалар бакчасына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 9 сентябре, җомга

2022 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе тарафыннан капиталь төзелеш объекты – Татарстан Республикасы, Биектау районы, Чернышевка авылы, Чернышевка авыл җирлеге адресы буенча урнашкан «Тамчы» («Капля») балалар бакчасына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Төзүче – Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ.

Объект төзелеше 2022 елның маенда башланган булган. Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе төгәлләнде.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасының мәйданы – 2963,50 кв. м, катлар саны – 3. Ул 140 урынга исәпләнгән. Биредә дәресләр һәм бәйрәм чаралары үткәрү өчен музыка залы, спорт залы, уен зонасы, йокы бүлмәсе бар. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International