2022 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү үзәгенә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Ул Казан шәһәре, Идел буе районы, Шаляпин ур., 39 йорт адресы буенча урнашкан.
Аны төзүче – Соколов Сергей Борисович. Техник заказ бирүче – «РУФФ» җитештерү-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Инновационный Инжиниринг» ҖЧҖ.
Шушы көннәрдә объект территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды, ул уңай төгәлләнде. Аның йомгаклау этабында төзелешне оештыру проекты буенча билгеләнелә торган эшләр: янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны үтәүдән башлап, халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркемнәренә файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итү чараларын үтәү эшләре тикшерелде.
Уку үзәге бинасының мәйданы – 1820 кв. метр, катлар саны – 5. Сәламәтлек саклау объекты 2018 елда төзелә башлаган. Хәзерге вакытта объект файдалануга тапшырылырга әзер.
Учреждение заманча уку сыйныфлары белән җиһазландырылган һәм инновацияле технологияләр өлкәсендә медицина хезмәткәрләрен әзерләүдә махсуслашачак. Моннан тыш, монда кардиозал, йөкле хатын-кызларны әзерләү өчен гимнастика залы, китапханә, лаборатория, клиентлар өчен уңайлы көтү зонасы, буфет урнашкан. Бер үк вакытта курсларда 75 кеше укый алачак. Шулай ук аудиторияләрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне укыту өчен берәр урын каралган.
Исегезгә төшерәбез, әле 2017 елда ук «Татарстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү укыту үзәген төзү проектын караган иде. Проектта Казан медицина-тернәкләндерү технологияләре үзәгенең өч катлы бинасына янәшә торучы биш катлы бина төзү каралган иде.