Газ белән тәэмин итү станциясендә (АГНКС) йомгаклау тикшерүе

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Менделеевск муниципаль районында автомобильләргә газ салу компрессор станциясенә (АГНКС) актыккы күчмә тикшерү үткәрелә.

Юл яны төзелеш объектының урнашу координаталары: Менделеевск шәһәре, «Волга» М-7 автоюлы Ижевск – Пермь, 14 километр, 1 нче бина.

Бер катлы АГНКС станциясе төзелешен башлау 2021 елның декабренә туры килә. Аны төзүче һәм проектлаучы – «Раритэк-Технологии» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Менделеевск муниципаль районы Инвестиция һәм инфраструктура үсеше идарәсе» МАУ. Ген. подрядчы – «Камстройпроект» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң кисәтүләр булмаган очракта, аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International