2022 елның 21-24 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week-2022 форумы узачак.
Төп спикерлар булып тармак цифрлы чишелешләренең яңа юнәлешләре, ясалма интеллектны кертүнең югары өлеше булган үтәли технологияләр, микроэлектроника өлкәсендә фәнни-инженерлык эшләнмәләре җитештерүне автоматлаштыру һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә гамәли программа белән тәэмин итү буенча экспертлар чыгыш ясаячак.
Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы программасы пленар утырышлардан, сессияләрдән, «түгәрәк өстәлләрдән» тора. Чара кысаларында техник визитлар, дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни-танышу чаралары планлаштырылган.
Форум кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр каралачак: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр, 4.0 цифрлы индустрия, яңа заманның киберкуркынычсызлыгы, финтех экосистемасы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр. Сәламәтлек саклау һәм медицина, мәгариф, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр актуаль тема булачак.
► Катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр бастырып чыгару, турыдан-туры һәм онлайн-катнашуны теркәү, Kazan Digital Week материалларының тулы архивы, эшче төркем һәм тематик юнәлешләр кураторларының белешмә мәгълүматлары әлеге сайтта урнаштырылган:
https://kazandigitalweek.com/ru/site
► Интервью сериясе видео тасвирламасы:
https://disk.yandex.ru/i/Cjm6J9fJQxksLg