8 сентябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торак һәм административ корпусы төзелешенә (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенең 2 нче административ бинасына) карата йомгаклау тикшерүе башланды.
Объектлар Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Вахитов районы, Габдулла Тукай урамы буенча урнашкан. Аларны төзи башлау вакыты – 2021 елның 2 нче кварталы. Хәзерге вакытта уку йорты территориясендә барлык төзелеш эшләре дә тәмамланган.
Тулай торак бинасының мәйданы – 2117,40 кв. м, административ корпус бинасы – 2740 кв. м. Икесендә катлар саны – 3.
Төзүче: Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.
Техник заказчы: «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль проектчы: «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генподрядчылар: «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ, «Татлизинг» ТР ДУП.
Субподрядчы: «Сайяр» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясенең йомгаклау тикшерүе 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Искәрмәләр булмаган очракта, объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр биреләчәк.