ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татспецнефтехимремстрой» тресты ҖЧҖ җитештерү базасын газ белән тәэмин итү өчен югары басымлы газүткәргеч төзелешенә актыккы тикшерүне уздыра. Ул Түбән Кама шәһәре, БСИ территориясе, з/у 12 адресы буенча урнашкан.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татспецнефтехимремстрой» тресты ҖЧҖ. Проектлаучы – «Омегапром» ҖЧҖ. Подрядчы – «НИИЦ-А» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ башкара.
Газ линиясе төзелеше 2021 елның декабрендә башланган. Агымдагы елның июль азагына аны монтажлау эшләре төгәлләнгән, гамәлдәге газүткәргечкә кисеп кертелгән, башкару документлары әзерләнгән һәм Горгаз һәм Ростехнадзор органнары тарафыннан башкарылган эшләр кабул ителгән. Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объекты югары әзерлек дәрәҗәсендә.
ТР ДТК инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы тарафыннан йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.