Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды

2022 елның 2 сентябре, җомга

2022 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын  җайга салу комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышының көн тәртибендә Инспекциядә дәүләт хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның, әгәр дә бу оешма белән дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләр аның вазыйфаларына керсә, дәүләт хезмәтеннән азат ителгән көннән ике ел узганчы, хезмәт килешүе шартларында коммерция оешмасында вазыйфа биләүгә ризалык бирү турындагы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International