2022 елның 1 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районы, Сеченов урамындагы «Рауза» мәчетенең проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Мәчет төзелеше 2021 елның маенда башланган. Яңа дини объектның 2 каты бар. Бинаның гомуми мәйданы – 1563,70 кв. м. Беренче катта 300 кешегә исәпләнгән ир-атлар өчен гыйбадәт залы һәм юыну бүлмәсе (тәхәрәтханә), икенче катта – 75 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар залы, шулай ук уку сыйныфлары булачак.
Төзүче булып Җирле мөселман дини оешмасы – Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең «Рауза» мәчете мәхәлләсе тора.
Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Генераль подрядчы – «РСС Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Проектлаучы – Татарстан Республикасы «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.
Капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшырылырга әзер.