Әлмәттә балалар сәнгать мәктәбе өчен төзекләндерелгән бинага ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 29 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәттәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе өчен үзгәртеп корылган бинаның проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Уку йорты Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Муса Җәлил урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы – 1956,70 кв. м, катлар саны – 4. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2021 елның августында башланган. Хәзерге вакытта ул югары әзерлек дәрәҗәсендә һәм файдалануга тапшыруга әзер.

Объектны төзүче – «ӘМР административ-хуҗалык идарәсе» МБУ. Техник заказ бирүче – В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Генераль подрядчы – «№37 төзелеш-монтаж идарәсе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «ПК Прогресс» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International