Казанның татар телендә белем бирүче 18 нче гимназиясе ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 29 августында ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре Идел буе районының «Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия» МББУ проект документлары таләпләренә туры килүе турында ике бәяләмә бирелде.

Уку йорты территориясендә реконструкциянең беренче һәм икенче этаплары узган. Беренче этап барышында 10702 кв. м мәйданлы бинага өстәмә 4 катлы корпус төзелгән, икенче этап барышында 3902,80 кв. м мәйданлы иске ике катлы корпус реконструкцияләнгән.

Объектның техник заказчысы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International