Зәйдә социаль ипотека йорты ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 29 августында Зәй шәһәренең 4 нче микрорайонда урнашкан, тышкы инженерлык челтәрләре белән яңа йортка ТР ДТК инспекциясе тарафыннан проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Йортта – 3 кат, 2 подъезд бар, гомуми мәйданы 1015,10 кв. м. булган 24 фатир урын алган.

Төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаштыручы – «Артэкс Строй Проект» ҖЧҖ. Подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объекты «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм хәзерге вакытта файдалануга тапшыру өчен әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International