«Кукмара – Шәмәрдән» автомобиль юлын реконструкцияләүгә йомгаклау тикшерүе

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Кукмара – Шәмәрдән» автомобиль юлы төзекләндерелде (5+400 – 8+700 км). Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Бу көннәрдә автоюлны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тикшерә: объектта күчмә йомгаклау тикшерүе уза.

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында инспекторлар башкарылган эшләрнең һәм элемтә, ЛЭП, газүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп корганда, җир катламын, ясалма корылмаларны урнаштырганда кулланылган төзелеш материалларының сыйфатын, шулай ук грунт һәм юл конструкциясе элементларының ныклыгын тикшерде.

Юл категориясе – IV. Хәрәкәт полосаларының гомуми саны – 2.  Озынлыгы – 3220 м. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 6 м. Аны реконструкцияләү 2020 елның августында башлана. Бу елның июль ахырыннан биредә сигнал баганалары, киртәләр урнаштыру эшләре алып барылган, үлән чәчелгән. Хәзерге вакытта объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Главтатдортранс» ДКУ. Генераль проектчы – «Спецдорпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Татавтодор» АҖ.

Йомгаклау тикшерүе уңай нәтиҗә алган очракта, линияле юл төзелеше объекты проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International