Вебинарда махсус салым режимнары турында сөйләшәчәкләр

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 12 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе:  «Нәрсә сайларга?» темасына вебинар уздырачак. Анда Махсус салым режимнары турында сөйләшәчәкләр.

Еш кына компанияләрдә һәм шәхси эшкуарларда салым салу режимын ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта түбәндәге салым режимнары гамәлдә:

- гомуми салым салу режимы (ОРН),

- салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН),

- салым салуның патент системасы (ПСН),

- авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен салым салу системасы – бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСН),

- үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы – һөнәри керемгә салым (НПД),

- автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН).

Алар арасында патент салым салу системасын һәм һөнәри керемгә салымны бары шәхси эшкуар һәм физик зат кына куллана ала, компанияләр әлеге махсус режимнарга күчә алмый. Салым салу системасын сайлаганда компания һәм шәхси эшкуар салым йөкләнешен, исәпкә алу тәртибен, исәп-хисап һәм түләүләр санын исәпкә ала.

Махсус салым режимнарын куллану нечкәлекләрен ачыкларга Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар ярдәм итәчәк. Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Катнашу – түләүсез, алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри:

► https://w.sbis.ru/webinar/5723da5c-05ec-41b1-b10f-e54bae4a0f91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International