Биектау районында яңа мәктәп йомгаклау тикшерүен узды

2022 елның 26 августы, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында күчмә йомгаклау тикшерүе тәмамланды. Биектау авылында урнашкан  Бертуган Максудилар исемендәге 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тикшерелде.

Яңа мәктәп төзелеше 2021 елның августында башланган булган. Аның бинасы өч катка ия һәм 500 урынга исәпләнгән. Инспекцияләнә торган объектның гомуми мәйданы – 8138 кв. метр.

Агымдагы елның июль башыннан биредә бизәкләү эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта бөтен территория төзекләндерелгән. Уку йорты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Төзүче – Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Барсэлитстрой» ТК ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Капиталь төзелеш объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International