Габишев урамындагы балалар бакчасы һәм кибет белән торак йортны тикшерү

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «К. Габишев урамы буенча балалар бакчасы һәм кибет кертеп төзелгән күпкатлы торак йорт» капиталь төзелеш объектына күчмә тикшерү үткәрә.

Анда 18 кат, гомуми мәйданы 7891,80 кв. м булган 170 фатир бар. Бинаның мәйданы – 15230,50 кв. м.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Подрядчы – «Садака» ҖЧҖ.

Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2016 елның июнендә башлана. Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, ведомство объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирәчәк. Йортны файдалануга тапшырачаклар, һәм алданган өлешчеләр анда яши башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International