Бу август көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Банки-Сукаеш авылы янында яңа терлекчелек фермасында йомгаклау тикшерүе бара. Объект төзелешенең икенче чираты тикшерелә.
Бер катлы терлекчелек фермасы 2000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән. Комплекс биналарының һәм корылмаларының гомуми мәйданы – 25915,70 кв. метр.
Аның территориясендә төзелеш эшләре 2021 елның сентябрендә башланган һәм хәзерге вакытта тәмамланган. Эшләр барышында терәк һәм киртәләп алу корылмалары материаллары сыйфатында металл корылмалар, элмә сэндвич-панельләр кулланылган. Фундамент тибы – монолит тимер-бетон субайлар. Түбә төре – яссы.
Объектны төзүче – «Азнакай» агрофирмасы ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Челны-Бройлер» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Сельстрой» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – ПСК «Инжиниринг» ҖЧҖ.
Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, ТР ДТК инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, ведомство терлекчелек объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешәчәк.