ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 69 микрорайонында гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше буенча йомгаклау тикшерүен башлап җибәрде.
Габдрахман Әпсәләмов проспектында, з/у 21В (төзелеш адресы) урнашкан мәктәп төзелеше агымдагы елның мартында башланган. Объект бинасы 4 катка ия. Аның гомуми мәйданы – 29299,30 кв. м. Проект нигезендә уку йорты 1501 урынга исәпләнгән.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе. Проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
2022 елның 22-31 августында узган йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаса, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.