ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерүләр саны кимегән

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 6 аенда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтчелеге Инспекция тарафыннан 1292 тикшерү уздырылды. 2021 елның шул ук чорында 2076 тикшерү үткәрелгән булган. Шулай итеп, тикшерүләр саны 38% кимеде.

Шуның белән бергә, 2022 елның күрсәтелгән чорында тикшерү нәтиҗәләре буенча  254 хокук бозу очрагы ачыкланды, бу барлык тикшерүләрнең 20%ын тәшкил итә.

2021 елның шул ук чорында тикшерү нәтиҗәләре буенча 572  хокук бозу очрагы ачыкланган булган, бу барлык тикшерүләрнең 27%ын тәшкил итә.

Әлеге статистика Инспекциянең профилактика эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм файдасы турында сөйли.

Моннан тыш, хокук бозулар өчен административ җәза билгеләгәндә Инспекция тарафыннан мәҗбүри рәвештә барлык йомшартучы шартлар исәпкә алына һәм мөмкин булган очракта кисәтү рәвешендә административ чара кулланыла.

2022 елның 1 яртыеллыгында административ хокук бозулар турында каралган 416 эштә 218 кисәтү чыгарылды, ул 50%тан артык дигән сүз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International