ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзекләндерелгән ял зонасы булган, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк астында төзелеп бетмәгән төзелеш объектына йомгаклау тикшерүен үткәрә.
Ул Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, Яшьлек урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәге «Түбән Кама Мунчалары» дип атала. Объектны реконструкцияләү 2020 елның ноябрендә башлана. Аның бинасы өч катлы, мәйданы – 10959,30 кв. метр.
Төзүче – «Нижнекамские Термы» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «ПКБ «Скопас» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ЮнионСтрой Плюс» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «Магистраль» ҖЧҖ башкара.
Йомгаклау тикшерүе нәтиҗәләре буенча, ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, ә аннан соң аны файдалануга тапшырачаклар.