Нефтяник» – Лениногорскида яңа боз сарае

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Лениногорск муниципаль районы, Лениногорск шәһәре, Чайковский ур., 19/5 з/у адресы буенча урнашкан «Нефтяник» яңа боз сараенда тикшерү үткәрә.

Ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары төзекләндерү эшләренең  (агач конструкцияләр һәм эшләнмәләр урнаштыру, тәрәзәләр, нигезләр, капламалар һәм идәннәр урнаштыру, штукатурлау, тышлау, ябыштыру, маляр һәм обой эшләренең) сыйфатын тикшерә.

Янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, МГН (халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре) өчен файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелергә тиеш. Шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше дә тикшерелә.

Спорт корылмасы төзелеше 2015 елның декабрендә башлана. Бина – 6782 кв. м мәйданлы, өч катлы. Аны төзүче – Татарстан Республикасының «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Техник заказ бирүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Проектлаучы һәм генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе нәтиҗәләре буенча, ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк, ә аннан соң аны файдалануга тапшырачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International