2022 елның 11 августында, якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне уңаеннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Көнчыгыш ТО берничә хезмәткәрне бүләкләп узды. Бүләкләү Түбән Камада урнашкан Көнчыгыш территориаль орган офисында узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов бүлекчә хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Ә аннары Көнчыгыш ТО җитәкчесе урынбасары Я.Е. Леоновичка, Көнчыгыш ТО 2 нче бүлек җитәкчесе Н.А. Романовка – ТР Төзелеш министрлыгының Мактау грамоталары, Көнчыгыш ТО 1 нче бүлеге консультанты А.А. Ванюковка ТР Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Көнчыгыш ТО 3 нче бүлегенең өлкән белгече Г.Н.Хәйбуллина ТР ДТИ инспекциясенең Мактау грамотасы белән, Көнчыгыш ТО 3 нче бүлек җитәкчесе И.И. Шәехов ТР ДТИ инспекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хезмәттәшләребезне дә чын күңелдән тәбрик итәбез, хезмәт өлкәсендә һәм шәхси тормышта иң яхшы теләкләргә кушылабыз!