Төньяк-Көнчыгыш территориаль органда Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 11 августында Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов тантаналы шартларда Төньяк-Көнчыгыш ТО җитәкчесе урынбасары О.А. Закированы ТР Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 2 нче бүлеге җитәкчесе Ю.А. Мирсаевка югары һөнәри уңышлары, Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм актив катнашканы өчен ТР ДТИ инспекциянең Мактау грамотасы тапшырылды.

ТР ДТИ инспекциясенең Рәхмәт хаты белән Төньяк-Көнчыгыш ТО 1 нче бүлек консультанты А.К. Гәрәев билгеләп үтелде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов бүлекчәнең барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International