Зеленодольскта яңа уку йорты ярашлылык бәяләмәсе алды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

2022 елның 10 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәренең «Мирный» микрорайонында М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицейга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Дүрт катлы лицей бинасы 2021 елның декабрендә төзелә башлаган булган. Аның гомуми мәйданы 24625,20 кв. метр тәшкил итә. Проект нигезендә уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта лицей файдалануга тапшыруга әзер. Анда башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, спорт һәм актлар заллары, ашханә, китапханә, медпункт урнашкан. Тышкы периметрда физкультура һәм ял итү зонасы бар. Якын-тирә территория төзекләндерелгән: агачлар һәм куаклар утыртылган, кече архитектура формалары урнаштырылган.

«Мирный» микрорайонында яшәүчеләр өчен (алар арасында балалар белән яшь гаиләләр күп) аның ачылышы истәлекле вакыйга булачак.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International