Алабугада Мәдәни үсеш үзәге файдалануга тапшыруга әзерләнә

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, з/у 77 адресы буенча урнашкан капиталь төзелеш объекты – «Йолдызлык» («Созвездие») мәдәни үсеш үзәген тикшерү тәмамланды.

Кешеләр күп була торган социаль-мәдәни-көнкүреш объектын төзи башлау датасы – 2021 елның мае. Бер катлы бинаның гомуми мәйданы – 1410 кв. м.

Биредә яшьләрнең иҗади үсеше өчен бар да булдырылган. Мәдәни һәм бәйрәм чаралары өчен актлар залы, бию залы, вакытлыча экспозицияләр залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм башка бүлмәләр бар. Төзекләндерелгән территориядә автостоянка урнашкан.

Объектка техник заказ бирүче һәм төзүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Үзәк фәнни-реставрация проект остаханәләре» ФДУП.

Объектта актыккы тикшерү уңай тәмамланды. Якын көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирәчәк, шуннан соң Алабуга мәдәни үсеш үзәге файдалануга тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 9 июнендә Зеленодольсктагы Мәдәни үсеш үзәгенә дә ярашлылык бәяләмәсе бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International