«Казаньоргсинтез» ГАҖ К-618 склад корпусын реконструкцияләү тәмамланган

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  «Казаноргсинтез» ГАҖнең 3964,60 кв. м мәйданлы К-618 склад корпусын реконструкцияләүгә ахыргы тикшерү уздырды. Ул уңай тәмамланды.

Капиталь төзелеш объектының урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү р-ны, Беломорская ур., 101. Аны 2019 елның августында  реконструкцияли башлаганнар.

Төзүче булып «Органик синтез» Казан гавами акционерлык җәмгыяте тора. Проектлаштыручы – «Капитал-Строй «Проект» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Капитал-Строй» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International