Әлмәттә яңа кибет төзелде

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

2022 елның 10 августында ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Әлмәттә көндәлек ихтыяҗ товарларының яңа кибетенә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ТР, Әлмәт шәһәре, Изаил Зарипов проспекты, 25 адресы буенча урнашкан кибет төзелеше территориясендә булдылар.

Биредә 5684 кв. м мәйданлы сәүдә объектына күчмә йомгаклау тикшерүе узды. Аның төзелеше 2021 елның июнендә башлана. Хәзерге вакытта кибет файдалануга тапшырылырга әзер.

Төзүче – «Премиум Плюс» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм подрядчы – «Вертикаль ЭК» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Квадр» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International