Константиновка авылында өч яңа йорт төзелде

2022 елның 9 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Совет районында урнашкан Константиновка авылында урнашкан өч яңа йортка йомгаклау тикшерүләрен үткәрә.

Капиталь төзелеш объектлары заманча «Светлая долина» торак районын тулыландыра. Аларны 2020 елның октябрендә төзи башлаганнар.

Төрле катлы йортлар һәм фатир саны да төрле. 2 һәм 4 номерлы бер подъездлы корпусларда – 18әр кат һәм һәркайсында 160 фатир бар.

3 нче корпуста – ике подъезд. Беренче подъездда – 17 кат һәм 160 фатир, икенчесендә – 19 кат һәм 90 фатир.

Нәтиҗәдә, төзүчеләр 25877,40 кв. метр мәйданлы 570 фатир төзегән.

Төзүче – «Светлая долина 2» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр биреләчәк. Ә аннан соң йортлар файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International