ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллының «Яшьлек» торак комплексының 65 микрорайонында урнашкан 65-03 номерлы яңа торак йортка (төзелеш номеры) күчмә тикшерү үткәрде . Төзелешнең беренче этабының В, С(4) блок-секцияләре һәм икенче этапның С(1), С(3) блоклары тикшерелде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.
Тикшерү кысаларында санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.
Җир асты өлеше булган йортны 2021 елның маенда төзи башлаганнар. Анда 10 кат, гомуми мәйданы 15424,81 кв. м булган 399 фатир бар. Барлык бинаның мәйданы – 24236,02 кв. м. Аңа бирелгән почта адресы: Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Виктор Поляков ур., 17А йорт.
Аны төзүче – «Побережье» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
Объектта актыккы тикшерү уңай тәмамланды. Якын көннәрдә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк, шуннан соң йорт файдалануга тапшырылачак.