Чаллы шәһәрендә сыр җитештерү линиясе буенча йомгаклау тикшерүе уза

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан «Төп цех бүлмәләрен үзгәртеп планлаштырып, сыр җитештерү линиясен тоташтыру. 1 нче этап» капиталь төзелеш объектына йомгаклау тикшерүе үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Әлмәт тракты, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2021 елның июнендә башланган. Җитештерү цехының ике катлы бинасының гомуми мәйданы 12150 кв. метр тәшкил итә.

Аны төзүче – «Агросила-Молоко»ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Челны-Бройлер» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «КЭР-Промстрой» ҖЧҖ. Генераль проектчы - «ИТЦ Союз» ҖЧҖ.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International