«БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН» ПРОЕКТЫ ТУРЫНДА

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Бөтенроссия халык фронты Донецк һәм Луганск Халык республикаларында яшәүче солдатларга һәм халыкка ярдәм итү өчен «Барысы да Җиңү өчен»  проектын башлап җибәргән.

Проект кысаларында халык фронтының төбәк бүлекчәләренә хәрби бүлекчәләр һәм тыныч халык өчен кирәкле әйберләр, шул исәптән гаскәрләрне матди-техник яктан тәэмин итү кирәкле әйберләр китерергә мөмкин. Шулай ук проектның рәсми сайтында  https://pobeda.onf.ru/ форма аша акча күчерү юлы белән дә ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Шул уңайдан сезгә «Барысы да җиңү өчен» проектында катнашу һәм сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән республика солдатларына һәм халкына максатчан хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге турында хәбәр итәбез. Шулай ук проектны мәгълүмати яктан тәэмин итүгә (рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә мәкаләләр, интервьюларда һәм ММЧ шәрехләрендә искәртүләр), шул исәптән эшлекле һәм профессиональ җәмәгатьчелек арасында проектны яктырту максатында кушылырга тәкъдим итәбез.

♦ Проектта катнашу турында мәгълүматны телефон номеры буенча алырга мөмкин:

8 (800) 200-34-11, электрон адрес: pobeda@onf.ru, шулай ук рәсми сайт: https://pobeda.onf.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International