2022 елның 1 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Чаллы шәһәре, В. Гостев ур., 55 йорт адресы буенча урнашкан «Мәләкәс аръягы» торак районында 20-08 номерлы (төзелеш номеры) яңа күп катлы йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Аның мәйданы – 13211,40 кв. м. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 8777,30 кв. м булган 179 фатир бар.
Шул ук көнне Чаллы шәһәренең Мәскәү проспектындагы 9/24 номерлы яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Бинаның гомуми мәйданы – 12469 кв. м. Анда 19 кат, гомуми мәйданы 8735,80 кв. м булган 171 фатир бар.
Хәзерге вакытта ике йорт та файдалануга тапшырылырга әзер.