2022 елның 22 июленнән 4 августына кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Түбән Каманың 34 нче микрорайонында урнашкан 100 номерлы «Эврика» балалар бакчасын тикшерү эшләре бара.
Өч катлы яңа балалар бакчасы төзелеше 2021 елның ноябрендә башланган. Аның мәйданы 5402,50 кв. метр һәм 320 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да каралган. Учреждение территориясе төзекләндерелгән. Анда балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы, чаналарны һәм коляскаларны саклау өчен әвеслек, ышыклы әвеслек урнаштырылган.
Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «Форум» архитектура-проект остаханәсе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. ТР Түбән Кама районы Башкарма комитеты тарафыннан капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирелгән.
Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Ә аннары 100 номерлы «Эврика» балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.