«Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексының тагын бер объектын төзү территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе бара. Бу юлы ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Түбән Камада урта гомуми белем бирү мәктәбенең әзерлеген тикшерә.
1224 укучыга исәпләнгән уку йорты төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Өч катлы мәктәпнең җир асты өлеше булган бинасының мәйданы – 24625,20 кв. метр.
Төзүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Грань» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. ТР Түбән Кама районы Башкарма комитеты капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт биргән.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Әлмәттәге шундый ук мәктәптә йомгаклау тикшерүе уза.